Барлык яңалыклар
Новости
24 июль , 11:00

Бәләбәйдә эш сәфәре белән Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко булды

Район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев белән Зөһрә Мәүлетбай кызы шәһәрнең төзекләндерелгән җәмәгать киңлекләрен карадылар.

Бәләбәйдә эш сәфәре белән Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко булды
Бәләбәйдә эш сәфәре белән Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко булды

“Иске шәһәр” үзәге” конкурс проектын тормышка ашыру һәм аны алга җибәрү буенча артабангы планнарны тикшердек. Бүген монда Бәләбәй җире кунакларын һәм яшәүчеләрне куәтле тарту ноктасы формалаша”, – дип хәбәр итте Азат Альверт улы.

Бәләбәй районында яхшы туристик мохит барлыкка килде. Шәһәрнең тын урамнары сәяхәтчеләр өчен уңайлы, ә истәлекле урыннары һәм музейлары туристларның игътибарын җәлеп иткән бик күп төрле артефактлар саклыйлар.

“Мин Бәләбәй районының туризмны үстерү өчен мавыктыргыч  юнәлеш була алуын берничә тапкыр әйттем. Без төбәгебезнең туристик мөмкинлегеннән файдаланырга тиешбез”, – дип ассызыклады район хакимияте башлыгы.

Зөһрә Гордиенко шәһәрнең җәмәгать киңлекләрен үстерү проектларын уңай бәяләде, Башкортстаның туристик урыннары арасында көндәшлеккә  сәләтлелеген билгеләде.

Исегезгә төшерәбез, Радий Хәбиров республикада төбәк башлыгы сыйфатында эшли башлаганда муниципалитетларның үсеш программаларын тормышка ашырганда яшәү пунктларының тышкы күренешен дә уйлау мөһим һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру – гаять мөһим бурычларның берсе, чөнки ул яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәргүә булышлык итә, дип билгеләгән иде. Бу  төзекләндерелгән паркларны, скверлар, ял зоналарын, яхшы үсешкән инфраструктураны, мәдәни чараларны үз эченә ала,

Светлана Шириня.

Муниципаль район хакимияте фотосы.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: