Барлык яңалыклар
Новости
24 июль , 08:15

“Батырлар дәвере” – “Время героев” телемарафоны бөтен республиканы берләштерәчәк

Иртәгә, 25 июльдә, БСТ телеканалында туры эфирда көн буе “Время героев” – “Батырлар дәвере” телемарафоны барачак.

“Батырлар дәвере” – “Время героев” телемарафоны бөтен республиканы берләштерәчәк
“Батырлар дәвере” – “Время героев” телемарафоны бөтен республиканы берләштерәчәк

7.00дән 21.30 сәг. кадәр телекомпания журналистлары МХО (СВО) яугирләре, ветераннары, сугышчыларның аналары хатыннары, предприятеләр һәм оешмалар җитәкчеләре белән аралашачак.  Алгы сызыктагы сугышчылар, “Ватанны саклаучылар” фонды, республика хәрби комиссариаты, Башкортстанның ситуация үзәге белән бәйләнешкә керү ниятләнә.

БСТ журналистларының игътибар үзәгендә – МХО яугирләренә дәүләт ярдәме чаралары, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә төбәк һәм федераль түләүләр, республиканың гуманитар ярдәме, яугирләребезнең батырлыклары,  туган илгә тугрылык һәм хәрби тугандашлык.

Башкортстанда төбәк башлыгы башлангычы белән контрактчыларга түләү 1 миллион сумга җиткерелде. Телемарафонда чын ирләр эше, безнең заман геройлары турында сөйләүгә аерым игътибар биреләчәк. МХО яугирләренең аналары, хатыннары, балалары – шулай ук геройлар. Алар телемарафон кунаклары булачаклар.

Журналистлар даими хәрби хәрәкәтләр зоналарына чыгалар, репортажлар әзерлиләр. “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз”, “Әни” махсус проектлары телетамашачылар йөрәгенә ятты. Якын вакытта эфирда яңа “СВО – “Защитники Отечества” программасы чыгачак.

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: