Кемдер ялкауланмаган, мораль һәм гомумкешелек кыйммәтләргә төкереп, зират профнастилына аю мае сөрткән. Мәрхүмнәр яткан урыннан тимер койма кемгә кирәк булган?
“Билгесез кешеләр быел июнь ахырында гына халык акчасына куелган зират коймасын урлаганнар. Моңа кул барыр өчен нинди кеше булырга кирәк? – дип шакката ул. – Гаеплеләр ачыкланыр һәм җәзасын алыр, дип ышанам”.
Кызганычка каршы, Башкортстанда зираттан урлашу очрагы бер генә түгел. Мондый хәлләр Көергәзе, Туймазы һәм Чишмә районнарында, Уфа, Стәрлетамак шәһәрләрендә дә булды. Бу кешеләрне кем тәрбияләгән?
Светлана Шириня
И. Хөснетдинов фотосы.