Автор һәм башкаручы Анна Лапина, Ярмәкәй районының Бекетово авылы клубыннан “Кипрей” төркеме (җитәкчесе Наталья Крупкина) . “Яратам” вокал төркеме (җитәкчесе Анна Шәймөхәмәтова), алып баручы Алия Сулманова, диджей Сергей Фур тамашачыларны талантлары белән шатландырдылар.
Рәхмәтле тамашачылар һәр чыгышны алкышлап каршы алдылар. Концерт ретро стилендәге дискотека белән тәмамланды. Кичәдә катнашучылар яхшы программа һәм күтәренке кәеф бүләк иткәннәре өчен оештыручыларга, артистларга рәхмәт белдерделәр,
Шәһәр кешеләре өчен заманча, матур ял урыны барлыкка килүе, Бәләбәй трарихы турында күбрәк белү мөмкинлеге булуы шатлыклы, ул нәкъ менә шәһәрнең 20дән артык мәдәни мирас урнашкан өлешендә.
Биредә тарих-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре экскурсияләр уздыралар, рәссамнарның арт-плэнерлары үтә. Ветераннар советы әгъзалары ветераннар коллективлары, авторлар һәм башкаручылар катнашлыгында шәһәрнең кызыклы кешеләре белән очрашулар, музыка һәм шигърият кичәләре уздыралар.
Шәһәр кешеләренең күмәк мәдәни ял итүенең борынгы традицияләрен яңарту өчен шәп урын бу.
“Иске шәһәр” үзәге яшь буынны да тарту урынына әйләнсен иде.
Рәмзилә Камеристова.
Александр Камеристов фотолары.
.