- Помидор йөрәк-кан тамырлары системасында тромблар хасил булудан саклый, кан сыегаюга булыша һәм бернинди зыяны да юк.
- Кан сыеклауга шулай ук мүк җиләге, балан, сырганак та булыша. Сарымсакны да киң кулланалар. Артишок исә канның куелыгын киметә һәм холестеринны төшерә.
- Зәйтүн мае канны бик яхшы сыеклый.
- Грейпфрут шулай ук бик яхшы кан сыеклаткыч.
- Көнгә 1 аш кашыгы җитен мае эчәргә киңәш ителә. Ул холестеринны киметә, канны сыеклый.
- Составында Омега-3 булган продуктларга өстенлек бирергә тырышыгыз. Алар балыкта, яшелчәләрдә күп.
- Яшел чәйдә антиоксидантлар күп, ул тромбозларны киметә, тонусны күтәрә.
- Чәйгә гранат, имбир, куркума, тмин кушып эчсәгез дә файдасын тоярсыз.
- Рационда А, С, Е, В витаминнары тиешле күләмдә булсын.
- Карлыганның җиләге дә, яфраклары да файдалы. Көнгә 30 карлыган гына ашасагыз да, организм тулысынча С витаминына байый.
- Әстерхан чикләвеге шулай ук бик файдалы. Аның составындагы майлар канны сыегайтуда катнаша.
Ә менә сөт продуктларын, алкогольне, терлек майларын, бәрәңгене, бананны чама белән генә кулланырга киңәш ителә.