Барлык яңалыклар
Новости
26 июль , 13:00

“Акбасарым, мин яратам сине!”

Бәләбәй районының Мәтәүбаш авыл советына караган  әлеге авыл балаларын җыйды, ул 105 еллык гомер бәйрәмен  билгеләде

“Акбасарым, мин яратам  сине!”
“Акбасарым, мин яратам сине!”

Мәтәүбаштан өч кенә чакрым ераклыкта урнашкан Акбасар авылы олы да, артык бәләкәй дә түгел. Бер зууур урам булып сузылган ул һәм  татар авылларына хас чисталыгы, төзеклеге, ыспайлыгы, матурлыгы, ике яклап тезелеп киткән, чәчкәләргә күмелеп утырган  купшы йортлары белән килгән һәркемне сокландыра. Чишмәле тауга сыенып кына урнашкан авылның  табигате искиткеч хозур, Ыкка барып кушылам дип, тау асты буйлап агач-куаклар арасына  яшеренеп кенә  Мәтәү елгасы ага. Мондагы бөдрә таллар, яшел үлән исе, саф һава, тауларның уйчанлыгы... Валлаһи, Башкортстанның бер илаһи шигъри почмагы  инде.

Ихласлык тантана иткән бәйрәм

 Узган шимбәдә менә шул тау буендагы матур акланда, су буенда  авылларын зурларга, аның бер гасырдан артык тарихын барларга, лаеклы кеше итеп үстергәне өчен аңа рәхмәт әйтергә җыелды акбасарлылар. Көне дә килеште, кояшлы, аяз булды. Авылда гомер кичерүче олы яшьтәге абый-апалар эскәмияләрдән урын алса, яшьрәкләрнең  күпмедер өлеше  читтәрәк агачлар күләгәсендә  басып та тордылар, шунда ук машиналар тезелде.

Әй күңелле дә, “тәмле” дә булды бәйрәм, чөнки ул затлы ихласлык белән үрелгән иде. Исләгәнегез бардыр, ихласлык, гадилек, иплелек, җылы сүз булган җирдә, таҗларын ачкан чәчәк кебек, иң йомык адәм баласы да ачылып китә, күңеле назга, рәхәтлеккә коена.

Бәйрәмнең иң  асыл бизәге, әлбәттә, күрешү-очрашулар. Сабантуйлар да инде район үзәкләрендә генә уздырылган  заманда, мондый  чаралар бик тә, бик тә тансык шул. Кая карама, кемдер классташы белән кочаклаша, кемдер авылдашыннан хәл-әхвәл сораша, алып кайткан күчтәнәчен бирә, үлән өзеп алып исен исни. Сагындыра бит ул туган җир... Барсы да иң башта авылның иң хөрмәтле кешесе, мәктәп ябылганчы математика, геометрия дәресләрен укыткан – булмышы белән авыл укытучысы булып калган, бүгенге көндә абыстай  Зәрә Кави кызы Вәлиева белән барып күрешә, рәхмәт әйтеп, аның алдында баш ия.  Телефоннан сөйләшеп тору бер нәрсә, ә менә бер туфракта аунап, бер су эчеп үскән авыл балаларының бергә җыелуы, аралашуы, чөкрдәшеп сөйләшүе, шатлык-кайгыларын уртаклашуы , туган җир сулышын тоюы, сагынуларын басуы, авылга бәйле якты хатирәләрен барлавы бөтенләй икенче, кадерле шул.  

Бәләбәйдән “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәге сәхнә осталарының чыгышлары, тансыкка калып барган  гармун һәм баян чыңы, балалар белән күңелле уеннар,  карты-яшенең түгәрәккә төшеп аяклары талганчы биюләре... Уфадан бөтен музыка аппаратурасы белән кайткан җырчы Альберт Усмановның бәйрәмне ихлас алып баруы  һәм  моңлы җырларын бүләк итүе (әйткәндәй, ул үзен Акбасар егете дип исәпли, әтисе тумышы белән әлеге авылдан). Әйтеп үткәнчә, бәйрәмнең сыйлы да булуы. Түбә астындагы озын өстәлдә авыл кешеләре әзерләп алып килгән  камыр ризыклары, яшелчә-җимеш, тәмлкечләрдән һәркем авыз итә алды. Теләгәннәр Урал Нәбиуллин тырышлыгы белән Мәтәүбаштан кыр кухнясы алып килгән карабодай боткасы белән сыйланды. Ә янда гына газ булмаган чакларны, әнкәйләрне искә төшереп, самоварлар күңелле чожлады, уңган  кызлар-киленнәр  өстәлгә хуш исле чәйләрне ясап китереп кенә тордылар.

105 ел дәвам иткән тормыш

Ул ничек башланган, ничек дәвам иткән? Инде, әйдәгез, авылның тарихына күз салыйк. Аның белән бәйрәмнең рәсми өлешендә Зәрә Кави кызы авылдашларын тәфсилләп таныштырды. Ул үзе белгән-күргәннәрен, мәрхүм әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны Кави абзый сөйләгәннәрне, авылдашларының хатирәләрен  еллар буе һәм бүген дә теркәп бара.

Әлеге авыл урнашкан җирләр  элек сазлыклы, куе таллыкка күмелеп утырган  булган, урманнар үскән. Беренче булып ике бертуган марилар килеп биредә йорт салганнар. Туганнарның берсе Акбасар исемле булган, авыл исеме шуннан киткән. Алар ат үрчетү белән шөгыльләнгәннәр.

1916-1919 елларда Туймазы районының өч кенә чакрым ераклыктагы Мәтәүтамак авылыннан кешеләр бу урынны ошатып, бирегә күченә башлыйлар, чөнки үз авылларында кеше саны күбәя. Ә теге ике бертуган тырышып эшләп, байлык туплап, урыннарын сатып китәләр.  Башта авылның ярты ягы – Акбасар, ә икенче яртысы Таллыя (тал һәм оя-үзән сүзләреннән)  исемен йөртә. Олы буын кешеләре бакыйлыкка  күчкәч, әкренләп Таллыя исеме онытыла,  Авыл Акбасар исеме белән генә йөртелә. Туймазы белән Бәләбәй районнарының административ чиге булган  урынны  Акбасар чокыры дип атыйлар.

Күченү 1920 елга кадәр бара. Хәллерәкләр бер елда күченәләр, төп транспорт, әлбәттә, ат була. Әйтүләренә караганда, Галләмов Сирай  кул арбасы белән өен өч ел ташый. Җир бирелми дигән сүз таралгач, кайберәүләр кире үз авылларына  кайта, тагын кире килә. 1920 елда Акбасар авылында 110-120ләп хуҗалык исәпләнә.

Адәм баласына сынау арты сынау килеп кенә тора. Инде йорт-кураларын рәтләп, төзеп, тернәкләнеп кенә килгән вакытта, 1921 елда коточкыч ачлык башлана. Шактый кеше ачлыктан кырыла, ә 38 гаилә авыр хәлгә түзә алмыйча, себер тарафларына чыгып китә. Әмма аларны анда кем көтерп торсын, кире кайтырга мәҗбүр булалар, әмма инде монда җирсез калалар.

Коточкыч ачлык өч ел дәвам итә. Аның соңында ике ат сукасы, агачтан яки балчыктан ясалган савыт-сабалар гына  була. Тик теше-тырнагы белән тырмашып, исән калу нияте белән көн күргән авыл кешеләрендә дуслык, татулык, бер-береңә ярдәмләшү – рухи көч көчле була. Тоомыш дәвам  итә.

1931 елда колхозга керү башлана. Колхоз оештыру эшен Мөхтәр исемле кеше алып бара. Колхозың беренче рәисе Садретдинов Сөләйман Фәтхетдин улы була. Аның кешелеклелеге турында хәтер  буыннан-буынга күчә килә.  Әйтергә кирәк, Акбасар халкы элек-электән эштә батыр, чәмле, дәрти-дәрманлы  булуы белән аерылып торган.

Янә сынау. 1941 елның 22 нче июнендә матур гына дәвам иткән тормыш челпәрәмә килә. Акбасардан 102 кеше фронтка китә. Шулардан 50се исән-сау, кайберләре яраланып  әйләнеп кайта, ә 52 се яу кырында мәңлеккә ятып кала.

Бәйрәм булса да, бүген барган сугыш, анда тынычлык өчен көрәшкән яугирләребез бер генә секундка да күңелдән китми. Алар арсында Акбасардан да егетләр бар: Вәлиәхмәтов Салих, Халиков Ринат, Мәскәүдә  хәрби госпитальдә  дәваланучы Нил Габдуллин.

Авыл хәтерендә исемнәре

Һәр авылның үзәген тәшкил иткән,  тырыш хезмәте, күркәм яшәү рәвеше белән башкаларга үрнәк булган кешеләре була. Авылның үткәне, хәзергесе,  бөтен тормышы нәкъ алар белән бәйләнгән.

Бригадир вазыйфасын 1931-36 елларда Зиязов Гыйләҗ, 1936-40 елларда Садретдинов Камалетдин (сугышка китә), 1941 елда  Хәсәнов Мөсәгыйт (сугышка китә), 1942 елда – ? Ибраһим (хезмәт армиясенә алына), 1943 елда – Гомәров Әскать (сугышка китә), 1944 елда – Усманов Фоат (сугышка алына), 1945-47 елларда Исламов Шадршаят  алып баралар.  1947-50 нче елларда сугыштан кайткан Садретдинов Камалетдин дәвам итә, шушы ук елларда Хабибуллин Әмир ферма мөдире йөген тарта.

 Сугыштан соңгы авыр еллар. Маллар язга бик кыенлык белән чыгалар, өй түбәләре саламын ашатырга туры килә. Язга чыккач,  хәлсезләнгән  сыерларны Бүздәк районының Канлы авылы янына җәйләүгә илтәләр. Шунда сөтен савып, май язып, аларны ат белән Бәләбәйгә май заводына илтәләр.

Авылда дүрт – сарык, чучка һәм тавык, ат  фермасы булган.

Авылның бәләкәй генә тимерлеге дә булган.  Райманов Шәрифҗан тимерче булып эшли. Ул вакытларда тимерче һөнәре бик абруйлы саналган, көндәлек тормышта кулланыла торган күп нәрсәләр тимерлектә тимерче кулы белән  чүкеп ясалган.

 Авылда хәтта май язу заводы булган. Аны Саяхов Тахаветдин оештыра һәм эшли. Ул бар якка да өлгер, актив булган.

 Җыеп кына әйткәндә,  колхоз эшче көчләре, фермалары,  атлары һ.б. булган көчле хуҗалык була. Аннары колхозларны берләштерү турында законга ярашлы,   колхоз 1949-50нче елларда 86 мең сум акчасы белән Мәтәүбаш колхозына кушыла.  Колхоз  рәисе Якупов  Ахун була , ә Акбасар бүлекчәсендә -  Сөләймән агай. Олыгайгач, ул соңгы көннәренә кадәр хуҗалык мөдире (завхоз) эшен алып бара.

 Чын ирләр токымыннан

Авылның байтак ир-егетләре механизатор һөнәренә ия булган. Алар иртә таңнан үз техникаларына утырып, “Авангард” колхозы үзәгенә, үз эшләрен башкарырга чыгып китәләр . Әйтергә генә ансат – 16 өй турыннан 16 техника кузгала!  Ә кич арып эштән кайтуларына, печән, утын кайтартырга, ап итеп авылдашлары көтеп тора. Бик ярдәмчел, кеше җанлы булды алар, барсының да йомышларын үтәргә тырыалар. Исемләп искә алыйк үзләрен: Шафиков Фәннүр, Муфаздалов Мирхәт, Ризванов  Галимҗан, Хабибуллин Ильяс, Габдуллин Флүр, Вәлиәхмәтов Тимерҗан , Минаҗетдинов Галимҗан, Якупов Искәндәр, Ризванов Байтимер, Садретдинов Саррах, Абзалов Риф һәм башкалар. Бу намуслы эш кешеләренең күбесе инде җир куенында.

2000 нче елда авылга, 35 йортка газ керә.  Авыл халкы ул елларда Мәтәүбаш авыл советы рәисе булып эшләгән Еркеев Нур Хәмдетдин улына рәхмәтле. Беркем дә газ кертәм дип, Бәләбәй юлын таптамады, барсын да ул үзе башкарды, диләр авыл кешеләре.

Авылда бик озак еллар сигезьеллык мәктәп эшләде. Бу мәктәптән Мәтәүбаш мәктәбенә килгән балалар тәрбияле, укуда да, эштә дә  тырыш булулары белән аерылып тордылар. Балалар  юк кимәлендә аз булу сәбәпле, бу мәктәпнең ябылганына да шактый еллар инде.

Рәхмәт сиңа, туган авыл!

“Авылдашлар, бәйрәм белән сезне! Илебез тыныч, күгебез аяз, өстәлләребез мул булсын, иң мөһиме, махсус хәрби операция тизрәк тәмамлансын, ир-егетләребез исән-имин әйләнеп кайтасыннар!”, “Акбасарым, мин яратам сине!” Бу изге теләкләрне, ярату сүзләрен  теләгән һәркем ирекле микрофоннан әйтә алды, җыр бүләк итте. Бәйрәм көне буе барды, кунаклар һ.б. үзе белән кочагына, күңеленә сыйган кадәр ямь, нур, җылылык, яктылык, яшәүнең кадерен тирәнрәк белергә булышучы тирән хис-тойгылар алып китте. Олы илебездә инде бик авыллар җир йөзеннән югалганда, араларын якынайткан, күңелләрен берләштергән авыл бәйрәменә, аны оештыручыларга чиксез рәхмәтле булып, акбасарлылар авылның 110 еллыгын да бәйрәм итәрбез әле дигән ак өмет һәм ак ышаныч белән таралышты,  бәйрәм туганнар белән сыйлы өстәлләр тирәсендә өйләрдә дәвам итте.

Рәхмәт авыл, барысын бергә җыеп очраштырганың өчен! Мәңге яшә!

Мәкалә ахырында оештыручылар, спонсорларны исемләп искә алмасак, дөрес булмас. Алар: әлеге бәйрәмне уздыру өчен иң алдан йөргән төп оештыручы яшьлек дәртие бөркелеп торган  Динар Исламов,  шулай ук аның әти-әнисе Илгизә белән Әхлис Исламовлар, Зәрә Вәлиева, Альберт Усманов, Урал Нәбиуллин, Рима Насретдинова, Гөлнара Зәйруллина, Шамил Шәмсетдинов.

Гомер агачының тамырлары

Туган нигез, туган туфракта.

Туган авыл, синең өчен газиз

Балаларың, кайда булсак та.

Зәйфә Салихова.

Резеда Гыйззәтуллина, Зәйфә Салихова фотолары.

“Акбасарым, мин яратам  сине!”
“Акбасарым, мин яратам  сине!”
“Акбасарым, мин яратам сине!”
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: