– Акция нәтиҗәләре буенча табиблар 1174 чир таптылар, беренче чиратта йөрәк-кан, эндокрин системасы, ашказаны органнары авырулары. 307 диагноз беренче тапкыр куелды. Пациентлапрның бер өлеше үзәк район дәваханәсенә исәпкә куелды. Барсына да дәвалану тәгаенләнде. Авыл кешеләренең профилактика максатында менә шушылай, елына бер тапкыр комплекслы тикшеренү үтүе мөһим. Бу өзлегүләрдән вакытында котылырга, пациентларыбызның гомерен озынайтырга мөмкинлек бирә, – диде шәһәр поликлинкасы мөдире Ольга Әбдрәшитова.
“БХ” белешмәсе
Белгечләр бригадасы эшләгән вакытта тикшерелгәннәр:
654 кеше – терапевт тарафыннан, 336 – акуешер-гинеколог, 319 – хирург, 350 –невролог, 404 – эндокринолог, 520 – офтальмолог, 415 – ультратавышлы диагностика табибы тарафыннан.
Тикшерү узнаганнар:
ФОГК – 798 кеше, ММГ– 295, ЭКГ – 405, ПМЦ – 415.
714 кешедән ВИЧка анализ алынган, 52 – вакцинацияләнгән.
Светлана Шириня.