Барлык яңалыклар
Новости
29 июль , 15:00

Башкортстанда 1 августтан эшләп йөргән пенсионерларның пенсиясе арта

1 августта Социаль фондның Башкортстан буенча бүлекчәсе 2023 елда эшләгән республика пенсионерларының страховка пенсиясен гаризасыз тәртиптә яңадан исәпли. Бу картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алган 213 мең кешегә кагыла, дип ачыклык керттеләр Русия Социаль фонды төбәк бүлекчәсенең матбугат хезмәтендә.

Башкортстанда 1 августтан эшләп йөргән пенсионерларның пенсиясе арта
Башкортстанда 1 августтан эшләп йөргән пенсионерларның пенсиясе арта

Моннан тыш, караучыны югалту буенча пенсияләр арттырыла.

Август аенда пенсияне яңадан исәпләү пенсионерның эш хакына бәйле: ул никадәр югарырак булса, пенсия дә шулкадәр күбрәк арта. Максималь өстәмә өч пенсия коэффициентын тәшкил итә. Коэффициент хакы пенсияне юллаган елга бәйле. Быел ул – 133, 05 сум.

“Август аенда пенсия автоматик рәвештә яңадан исәпләнә, шуңа күрә республика пенсионерларына беркайда да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Акча августта гадәти график буенча күчерелә”, – дип белдерделәр Социаль фондның Башкортстан буенча бүлекчәсендә.

Фото: Карина Камаева

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: