Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” хәрби-патриотик паркында акциягә хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүчеләр өчен профильле сменада катнашучылар кушылдылар.
Үсмерләр дулкынландыргыч шигырьләр укыдылар, яшьтәшләренә ун ел элек, 2014 елның 27 июлендә, ДНРның Горловка шәһәре үзәгендә ВСУың һөҗүм итүен искә төшерделәр. Бу канлы якшәмбедә анда 22 кеше, шул исәптән балалар да, һәлак була. Күпсанлы корбаннар арасында баласын каплап сакларга тырышкан яшь ана Кристина да була. Ананың һәм аның кызы Кираның гәүдәләре мәңгегә кочаклашкан килеш катып кала. Үле Кристина белән Кираның коточкыч фотолары бөтен ил буйлап тарала, аларны блогер Олег Желябин-Нежинский төшергән. Һәлак булган Кристина белән Кираның фотосы янында икенчесе, халык “Горловка Мадоннасы” дип атаганы барлыкка килә.
Патриотик клубларда тәрбияләнүчеләр Украина нацистларының кораллы уты астында һәлак булган балаларның исемлеген исемләп укып чыктылар. Анда барлыгы 355 бала, аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Фото:Олег Яровиков