-5 °С
Болытлы
Күмәк тырышлык белән мәчет күзгә күренеп төзелеп бетеп килә. Җәй буе гайбадәтхәнәне салу җәһәтеннән өмәләр оештырылды, һәм бу эш дәвам итә. Кичә дә бер төркем изге күңелле ир-атларыбыз анда өмәдә катнаштылар, әле манара төзү эшләре белән мәшгуль алар.
Килер бер көн, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән Аксаковта тыйнак, ыспай мәчет мөселман кардәшләрне чакырып, елмаеп- балкып торыр.
Зәйфә Салихова.
Фәнил Зарипов фотолары.