Барлык яңалыклар
Новости
30 июль 2024, 15:00

Тетрәндерде янә Шагыйрь язмышы

Әйе, тетрәндерде дә һәм шул ук вакытта туган халкыбызның тиңсез каһарман улы, зур хәрефтән Шагыйре Муса Җәлил белән горурлану тойгысын күпкә көчәйтте дә

Тетрәндерде янә  Шагыйрь язмышы
Тетрәндерде янә Шагыйрь язмышы

Шагыйрьнең туган җирендә

Ел саен җәйнең соңгы көннәрендә киң җәмәгатьчелек каһарман-шагыйрь Муса Җәлилне һәм җәлилчеләрне зурлап искә ала. 25 август  –  аларның Плетцензее төрмәсендә гомере өзелгән көн. Бу истәлекле көнгә нәкъ бер ай кала

Бәләбәй шәһәренең урындагы  татар конгрессы бүлекчәсе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы әгъзалары күптәнге хыялларын тормышка ашырдылар – Ырынбур өлкәсе Шарлык районының Мостафа авылында урнашкан “Муса Җәлил исемендәге мемориаль комплекс”ны барып күрделәр, Муса Җәлил исемендәге музейда  экскурсиядә булдылар.

Безне музей мөдире Нәфисә Фатих кызы Гобәйдуллина  ачык йөз белән каршылады һәм музей буйлап экскурсия үткәреп, каһарман шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, язмышы белән тәфсилләп таныштырды.

 Дәреслекләрдән, китаплардан, төрле чыганаклардан укып белү бер нәрсә, ә менә илебездә бердәнбер Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган авылында, искиткеч итеп реконструкцияләнгән музейда шагыйрь турында гаять бай материал, экспонатлар белән танышу, фотосурәтләрен, төрле елларда чыккан китапларын күрү, карау бөтенләй икенче, дулкынлану тойгысын  сүз белән генә әйтеп аңлатып та булмый шикелле. Нәфисә ханымның тыныч, ягымлы тавыш белән туган телебездә шагыйрьнең бөтен гомер юлын, аянычлы язмышын бәян итүен тын да алмый тыңлап, ифрат тәэсирләндек без. Күңелдә мең төрле хис: зур булмаган авылдан чыккан татар улына, тоткынлыкта булып та, бер йотым саф һава суларга тилмереп тә, тиңсез шигырьләр иҗат иткән, үлеме дә җыр булып яңгыраган Шагыйрьнең батырлыгына, ихтыяр көченә, талантына, Туган илне, туган җирне, халкын яратуына соклану чиксез, киләчәк буыннарда да исеме яңгыраячак  аның белән горурлану тойгысы күңел ярларына сыймый; елмаеп үлгән ул һәм аның иптәшләренең аянычлы язмышын уйлап тетрәнү тирән. Нинди батыр, затлы шәхесләрең бар синең, халкым,  мең-мең рәхмәт сиңа!

Мемориаль  комплекс,  музей, шагыйрь турында

 Мостафа авылында шагыйрьгә илдә беренче һәйкәл куела. Беренче музей да туган авылында ачылган. Узган гасырның 60 нчы еллар ахырында авыл мәктәбендә музей-почмак барлыкка килә, ул вакытта аның туганнары да, замандашлары да исән була әле.  Музейга аның беренче шигырьләр җыентыкларын җыеп тапшыруда Татарстан язучылары зур ярдәм күрсәтәләр.

1972 елда музей мәктәпнең яңа бинасына, 1974 елда яңартып төзелгән авыл мәдәният йортына күчерелә. 1986 елгы экспозиция Ырынбур туган якны өйрәнү музее проекты буенча оештырылган. 1991 елда музейга «Халык музее» исеме бирелгән. 1996 елда музей Муса Җәлил гаиләсенең өй интерьеры белән тулыландырыла. 2006 елда музейда яңа экспозиция булдырыла. Авыл музеена беренче тапкыр шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова килә.

2012 елда Ырынбур өлкәсе хакимияте һәм Татарстан хөкүмәте катнашында музейда реконструкция уздырылган. Муса Җәлил музеен реконструкцияләү һәм Муса Җәлил мемориаль музей комплексы экспозициясен булдыру Ырынбур өлкәсе губернаторы Ю. Берг һәм Татарстан Республикасы Рәисе Р. Миңнеханов арасында хөкүмәтара килешүне гамәлгә ашыру кысаларында башкарылган. Әйтергә кирәк, музей иң югары дәрәҗәдә, искиткеч зәвыкъ белән эшләнгән, җылы, якты, иркен заллар...

Музей авыл мәдәният йорты, авыл китапханәсе, мәктәп, парк, Муса Җәлил һәйкәле, Хәтер обелискы белән бергә авылның «Муса Җәлил исемендәге мемориаль комплекс»ын тәшкил итә.  2013 елда музейда  Татарстан Милли музееның иҗат төркеме эшләгән яңа экспозиция ачылган икән.

Музейнең беренче  "Шагыйрьнең бала чагы һәм яшьлеге" дип аталган залында Мостафа авылы тарихы, Җәлиловлар гаиләсе тарихы, шагыйрь туган йортның эчке күренеше, документлар, борынгы китаплар, уку-язу әсбаплары белән таныштык без. Анда Мусаның әнисе Рәхимә апаның агач сандыгы, комганы да бар. Кечкенәдән Мусаның шигырьләр яза башлавын, скрипкада уйнавын, матур җырлавын,  оештыру сәләтенә ия булуын янә хәтеребездә барлап сокландык.

Икенче зал исә Муса Җәлил иҗатының «кызыл чоры»на, шагыйрьнең инкыйлаб, гражданнар сугышы, совет хакимияте елларындагы тормышы һәм иҗатына багышланган. Өченчесендә аның сугышка кадәрге тормыш юлы һәм иҗаты турында ядкәрләр тупланган.

«Үлемсезлеккә юл” залындагы экспонатлар исә М.Җәлилнең соңгы елларын, фронтта һәм фашист төрмәләрендәге көрәшен, җәлилчеләрнең үлем җәзасын ничек кабул итүләрен  күзалларга ярдәм итә.

 Чыганаклардан белүебезчә, 1942 елның ахырында фашистлар «милли легионнар» әзерли башлыйлар. Едлино исемле поляк җирендә күп өлеше татарлардан торган «Идел-Урал» легионын төзиләр. Әсирләргә идеологик тәэсирләр ясап, Советлар гаскәренә каршы сугыштырмакчы булалар. Муса Җәлилнең билгеле татар шагыйре икәнен белгәч, гитлерчылар аны үз максатларында кулланмакчы булалар һәм милли комитетка кертәләр. Шагыйрь килешә, әмма яшерен рәвештә аларга каршы эшли. Ул һәм башка әсирләр фашистларга каршы яшерен оешма төзиләр. «Идел-Урал» редакциясенә яшерен рәвештә кереп, фашистлыкка каршы булган кәгазьләр бастырып, аларны әсирләргә тараталар, махсус яшерен төркемнәр ясыйлар.

1943 елның августында фашистлар бу яшерен оешманың эзенә төшәләр. Аны оештыручыларны (шул исәптән Муса Җәлилне дә) кулга алалар һәм Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Сорау алулар һәм җәзалаулар башлана. Бу эшкә сәбәп булып лагерьдан берничә кешенең алманнарга яшерен оешма турында хәбәр итүләре дә тора.

Муса Җәлил искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара.

Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга  аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда “Моабит дәфтәрләре” дигән исем белән беләләр. Музейда электрон терминалларда «Моабит дәфтәрләре»н күрергә, шагыйрьнең шигырьләрен укырга мөмкин.

Сугыштан соң совет шагыйре һәм язучысы Константин Симонов ярдәмендә Муса Җәлилнең шигырьләре бастырыла башлый, тәрҗемә ителә, шагыйрьнең батырлыгы бөтен илгә билгеле була.

Залдан-залга күчеп, герой-шагыйрьнең бөтен тормыш юлын, иҗатын, исеме аклануын  берьюлы күзаллауның 3D проекцияле видео-мэппинг белән тәмамлануы иң тәэсирләндергәне булды. Аның  Айрат Арсланов укуында шигырьләре  әсәргә аваздаш көй белән тулыландырылган, сурәтләр белән баетылган, аларны тыңлаганда күз яшьләрен тыеп булмый.

***

Хәтердә озак сакланачак экскурсиядән соң янәшәдә генә урнашкан авыл Мәдәният йортында булдык, аның җитәкчесе Галия ханым  мәдәният йорты, монда уздырылучы чаралар, авыл турында сөйләде.

Кемнең кемнең, Муса Җәлилнең туган авылы мәңге яшәр, чәчкә атар, күп балалар үстерер төсле. Шуңа бик тә, бик тә ышанасы килә. Тик... күп  авылларга хас булганча, монда да халык саны торган саен азая, нигездә олы яшьтәгеләр гомер кичерә, бүгенге көндә 220 ләп кеше яши икән. Мәктәп бинасы төзек, матур булса да, бүгенге көндә биредә 12 генә бала белем ала. Мәгълүм булуынча, мәктәпләре ябылган авыллар рухи таянычсыз кала, шул  аянычлы язмыш бу авылга да янамасын иде дә ул...

 – Бездә халык бик актив, яше-карты чараларга бердәм килә, биредә Муса Җәлил комплексы булганга, шагыйрьгә багышланган өлкә дәрәҗәсендәге чаралар оештырабыз, Русиянең төрле тарафларыннан музейга экскурсияләргә киләләр – дип сөйләде бар гомерен  әлеге авыл мәдәниятен үстерүгә  багышлаган Галия ханым. Аның позитив карашы, әлбәттә, беркадәр ышанычны ныгыта төшә.

Зәйфә Салихова.

Резеда Гыйззәтуллина фотолары.

 

Тетрәндерде янә  Шагыйрь язмышы
Тетрәндерде янә  Шагыйрь язмышы
Тетрәндерде янә  Шагыйрь язмышы
Тетрәндерде янә  Шагыйрь язмышы
Тетрәндерде янә  Шагыйрь язмышы
Тетрәндерде янә Шагыйрь язмышы
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: