Барлык яңалыклар
Новости
31 июль , 13:00

Ык аша яңа күпер булачак

Яңа корылма Октябрьский-Урыссу автоюлында авария хәлендәге күпер урынында төзеләчәк. Аның озынлыгы 238,52 метр булачак. Күпер аша киңлеге җиде метр булган ике полосалы юл узачак, алар арасында 1,5 метрлы ике куркынычсызлык полосасы урнашачак һәм киңлеге берәр метрлы ике тротуар да булачак.

Ык аша яңа күпер булачак
Ык аша яңа күпер булачак

Төзелеш алдыннан иске күпер тулысынча сүтеләчәк. Автотранспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте өчен ике яр арасында вакытлыча күпер төзеләчәк, яңа объект файдалануга тапшырылганнан соң вакытлыча корылма алыначак.

Хәзерге вакытта эшләрне башкаруга подрядчыны билгеләү буенча конкурс процедуралары уза. Килешү агымдагы елның 19 августында төзеләчәк. Шуннан соң подрядчы шунда ук проектны гамәлгә ашыруга керешергә тиеш, дип хәбәр ителә сәүдә мәйданчыгында.

Октябрьский-Урыссу автоюлында Ык елгасы аша күпер салу бәясе 1 млрд сумга якын һәм эшләр Башкортстан Республикасы бюджеты хисабына башкарылачак. Яңа юл корылмасын 2026 елның октябрендә рәсми рәвештә файдалануга тапшыру планлаштырыла.

"Туган як" гәзите сайты буенча

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: