Барлык яңалыклар
Новости
1 август , 11:00

Мәскәүдә Башкортстан Башлыгын сайларга мөмкин булачак

Башкортстан Сайлау комиссиясе җитәкчесе Азат Гыйлемханов “Сәләм” тапшыруында 6 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр үтәчәк республика Башлыгын сайлау кампаниясе хакында сөйләде. Мәскәүдә өстәмә сайлау участогы ачыу ниятләнә.

Мәскәүдә Башкортстан Башлыгын сайларга мөмкин булачак
Мәскәүдә Башкортстан Башлыгын сайларга мөмкин булачак

Русия башкаласында яшәүчеләр РФ Президенты карамагындагы Тулы хокуклы вәкилллек базасында тавыш бирә алачак. Шулай ук теркәлү урыны буенча өйләрендә булмаучылар “Мобиль сайлаучы” механизмы куллана ала.

Исегезгә төшерәбез: республика Башлыгына кандидатларның рәсми исемлегенә Радий Хәбиров (“Бердәм Русия”дән), Иван Сухарев (“ЛДПР”), Владимир Нагорный (“Гадел Русия”), Артур Шәйнуров (КПРФ) һәм Илшат Тимерҗанов (“Яңа кешеләр”) керде.

Спикер билгеләвенчә, бердәм тавыш бирү көнендә Уфаның 54 нче бер мандатлы округы буенча Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтайга депутапт сайлау, шулай ук урындагы үзидарә органнарына 200дән артрык сайлау кампаниясе үтәчәк.

“Башинформ” буенча.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: