Новости
2 Августа 2024, 06:00

Башкортстанда азык-төлек җитештерү күләме арткан

Узган елның шул вакыты белән чагыштырганда 9 процентка күбрәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда азык-төлек җитештерү күләме артканБашкортстанда азык-төлек җитештерү күләме арткан
Башкортстанда азык-төлек җитештерү күләме арткан

Республикада соңгы 5 ай эчендә азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате тарафыннан 59,1 млрд сумлык продукция җитештерелгән. Бу узган елның шул вакыты белән чагыштырганда 9%ка  күбрәк.

 – Башкортстанда төбәк Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән кабул ителгән азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен үстерү программасы  өченче ел уңышлы эшләп килә, - ди БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары, БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов. –  2022 елда төбәкнең эшкәртүче агросәнәгать комплексы предприятиеләрен модернизацияләүгә  – 50 млн сум, 2023 елда -100 млн сум дәүләт ярдәме юлланды. 2024 елда шулай ук 100 млн сум бүлү планлаштырылды. Бу төбәктәге дистәләгән предприятиеләргә стимул бирде һәм нәтиҗәдә җитештерү күләме артты.

Башкортстанда 5 ай эчендә шикәр җитештерү 167 процентка, он -132, ярмалар- 118, көнбагыш мае - 112,2, ак май-112, сырлар 110 процентка  арткан.

“Башинформ” буенча

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас