Кичә, 4 августта, Бәләбәй районы мөселманнары өчен зур вакыйга булды – Ермолкино авыл советына караган Байморза авылында “Нур” мәчетен ачу тантанасы узды.
Көне дә килеште, соңгы вакытта салкын, гел яңгыр коеп явып торган иде, ә бу көнне ник бер тамчы төшсә, Аллаһның кодрәте дими ни дисең! Ә бәйрәмгә килүчеләрнең исәбе-саны булмады – нинди милләттән булуга карамастан, авылның яше-карты, җәйге каникулга әби-бабаларына кайткан балалар, төрле төбәкләрдә, шул исәптән Бәләбәйдә, яшәүче байморзалылар... Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга, тарихи вакыйга белән котларга Приют, Баженово, Яңа Сарай авыллары имам-хатыйблары, Бәләбәйнең тарихи мәчете мөхтәсибәтенең актив әгъзалары белән бергә Бәләбәй муниципаль районы имам-мөхтәсибе Илдар Галиев килделәр.
Тулырак газетабызның киләсе, 9 август, санында.
Зәйфә Салихова.