Июнь башында район сабантуенда ирекмән Айгөл Фәттахова челтәр үрү өчен материал сатып алуда ярдәм сорап республика Башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән иде, чөнки запас бетеп бара, ә күпләп сатып алырга акча җитми.
Берничә көн элек Бәләбәй районы хакимиятенә Социаль максатлы программалар фондыннан шалтыраттылар һәм тиешле хат әзерләүне үтенделәр. Июльдә Урындагы Бәләбәй иҗимагый сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары (пенсионерлар) оешмасы исәбенә тукыма һәм челтәрләр сатып алырга 200 мең сум акча килде. Ярдәм бик вакытлы.
– Безгә поставкалаучылар табарга, килешүләр төзергә, тиененә кадәр исәпкә алып хисапларга кирәк иде, моңа беркадәр вакыт китте, – дип уртаклашты ветераннар советы рәисе Александр Буйлов. – Бәләбәй районының бөтен волонтерлар штабы оператив ярдәме өчен Радий Фәрит улы Хәбировка һәм килешү процессы вакытында булышлыгы өчен Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Альверт улы Сәхәбиевка рәхмәтле.
Әлеге вакытта безнең оешма “Вест Энтерпрайз җәмгыяте (Краснодар шәһәре) белән төрле төстәге 26 төргәк спанбонд алуга һәм “Люксоп” җәмгыяте белән (Санкт-Петербург шәһәре) 100 челтәр өчен тукымага килешүләр төзеде. Заказ үз чиратын көтә, чөнки материалларга ихтыяҗ зур: чиксез илебезнең барлык тарафларында да маскировка челтәрләре үрәләр. Августта “Масксети для фронта” төркеме өчен аларны алырбыз дип өметләнәбез, – дип йомгаклады сүзен Александр Сергеевич.
Ирекмән В.Р. Фәттахова сүзләренә караганда, Приюттан үрүчеләр хәзер 240 нчы челтәрләрен үреп бетерәләр һәм яңаларын әзреләр өчен тукыма көтәләр.
Любовь Иванова.
Елена Петрова фотолары