Барлык яңалыклар
Новости
6 август 2024, 13:00

“Башкорт аты” халыкара фестиваленә 10 меңнән артык кеше килүе көтелә

Быел “Башкорт аты” халыкара башкорт  токымлы атлар фестивале өченче тапкыр уздырыла. Башкортстан хөкүмәте киңәшмәсендә БР Башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Азат Бадранов сөйләвенчә, фестиваль программасы дүрт бүлектән тора.

“Башкорт  аты” халыкара фестиваленә 10 меңнән артык кеше килүе көтелә
“Башкорт аты” халыкара фестиваленә 10 меңнән артык кеше килүе көтелә

Беренче бүлектә елкы ите, шулай ук авыл хуҗалыгы товарлары күргәзмә-ярминкәсе тәкъдим ителәчәк. Ярминкәгә “Хәләл” стандарты буенча эшләгән Башкортстан җитештерүчеләре чакырылган.

Икенче бүлек – эшлекле программа. Халыкара фәнни-гамәли конференция, башкорт атын куллану, үстерү буенча семинар, мастер-план, Урал аръягында туризмны үстерү буенча модерацион очрашу оештырылачак.

Өченче һәм дүртенче бүлекләр иҗатка һәм спортка арнала. Иҗади бүлектә Башкортстан сәнгать осталары чыгышлары, этнографик мәйданчыклар , бизәү-кулланмиа иҗаты осталары күргәзмәләре һәм тагын бик күп чаралар оештырыла.

Спорт чаралары бик күп, арткан. Төп программада “Тайтүләк”, “Аударыш”, “Ашак” ярышлары көтелә. 7 төрле ат чабышы уздыру  каралган. Үткән еллардагы кебек, төп бүләк—автомобиль.

“Башинформ” буенча.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: