Барлык яңалыклар
Новости
6 август 2024, 15:00

Белем көне күчерелде

 1 сентябрьдә мәктәпкә бару күңеллерәк иде дә соң, әмма...

Белем көне күчерелде
Белем көне күчерелде

Быел уку елы гадәттәгечә 1 сентябрьдә башланмый. Укучылар һәрвакыттагыча балкып, матур итеп киенеп, чәчкә бәйләмнәрен күтәреп, 2 сентябрьдә белем учакларына юл алачак. Моның сәбәбе билгеле, быел 1 сентябрь ял көненә туры килә.

Белем көненең күчерелүе турында Башкортстан Республикасы мәгариф министры Илдар Мәүлетбердин социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

 «Кадерле балалар, хөрмәтле коллегалар, әти-әниләр! Быел Белем бәйрәмен уздыру турында сораулар килә. Мәктәпләрдә уку елы 2 сентябрьдә башлана. Бу көн ял көненә туры килсә, уку елы аннан соңгы эш көнендә башлана. Шулай итеп, 2024-2025 уку елы быел 2 сентябрьдә башлана»,– дип игълан итте министр.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: