Барлык яңалыклар
Новости
6 август 2024, 16:00

Бер тәүлектә – 24 мутлашу факты!

Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча бүлегенә мутлашу турында чираттагы гариза килде.

Бер тәүлектә – 24 мутлашу факты!
Бер тәүлектә – 24 мутлашу факты!

Урында яшәүче акча эшләргә карар итеп, ниндидер сайтта теркәлә. Бер атнадан билгесез абонент номерыннан бер  ир аның белән бәйләнешкә чыга һәм биржада уйнаудан гыйбарәт булган эшнең асылын аңлата.

Аныү күрсәтмәләре белән хатын телефонына тагын өч кушымта куя. Бөтен операцияләрне ул шалтыратучы инструкциясе буенча эшли, билгесез банк исәбенә акчалар күчерә, аның уйлавынча, янәсе бирҗада ставкалар ясый. Башта казага таручы кеременең ничек артуын күрә хәтта.

Күпмедер вакыттан соң алдау корбаны акчаларын алырга була, әмма аңа поручителоь кирәк дип хәбәр итәләр, ул да шулай         ук “инвестицияләргә” җәлеп ителәчәк.

Шуннан хатын күрше хатынына мөрәҗәгать итә. Аңа 400 мең сумлык кредит ачарга һәм бу акчаны күрсәтелгән банк исәбенә күчерергә кушалар.

Шушы хәлләрдән соң да акча һаман җитми, һәм каза күрүче танышларыннан 500 мең акча алып тора. Аферист чираттагы тапкыр аның исәбенә акча күчерүне сорагач, балә-инвестор аны алдаганнарын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Хөрмәтле гражданнар, уяу булыгыз, таныш булмаган номерларга ышанмагыз. Акчаларыгызны саклагыз, шикле инвестицияләрдән сакланыгыз. Исегезлә тотыгыз, уяулык һәм сакчыллык – мошенниклар белән көрәштә сезнең иң яхшы союздашларыгыз!

Эчке эшләр министрылыгының Бәләбәй районы буенча мәглүматларына караганда,  үткән тәүлектә генә Башкортстанда 24 мутлашу факты теркәлгән.

Регина Фәизова әзерләде.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: