– Һәркем бу хәлне үз күңеле аша үткәрде. Тапшырыласы продуктлар сайлауга һәм җыюга җаваплы карадылар. Без каза күрүчеләргә нәрсәнең иң кирәк булуын уйладык. Җыелганның бер өлешен мотлак урындагы госпитальләргә тапшырырга карар иттек, – дип сөйләде әйберләр туплауны оештыручы, башлангыч сыйныфлар укытучысы Надежда Рычагова. – Беренче класс укучысының әнисе Зимфира Хәсәновага аеруча рәхмәт, ул гуманитар ярдәм җыюда булышып кына калмады, аны илтү өчен автомобиль дә бирде.
Гуманитар ярдәмне сортларга аеру пунктына тапшыру өчен укытучылар, шулай ук укучылар һәм аларның әти-әниләре сулы палеткалар, ярмалар, соклар, сабыйларга туклану ризыгы, канцелярия кирәк-яраклары, постель әйберләре һәм дарулар җыйдылар.
Барлык тупланма тартмаларда һәм пакетларда Бәләбәй районы ветераннар советына китерелде. Тиздән нәкъ моннан чираттагы гуманитар ярдәм озатылачак.
Регина Фәизова.