2023 елгы эш йомгаклары буенча хезмәт сагы өлкәсендә иң яхшы муниципаль берәмлек булып Дүртөйле районы, икенче урында – Бәләбәй районы, өченчедә Калтасы районы табылган.
Республика муниципалитетларында хезмәт сагы буенча эш берничә критерий буенча бәяләнгән: производствода имгәнү һәм һөнәри авыру күрсәткечләре, кисәтү чараларын финанслау күләме, хезмәт сагы буенча чаралар планлаштыру һәм уздыру һ.б.
“БХ” белешмәсе
Беренче республика конкурсын оештыручылар: БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, “БР муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе.
Римма Солтанова әзерләде.