Барлык яңалыклар
Новости
8 август 2024, 13:00

Башкортстанда яңгырлар сәбәпле печәнсез калган хуҗалыкларга ярдәм күрсәтеләчәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров явым-төшем күп булган авыл районнарында яшәүчеләрнең печән әзерли алмавына борчылуын белдерде. Әгәр кешеләргә бу хәлдә ярдәм итмәсәң, алар кыш көне азыксыз калып, терлекләрен чалырга мәҗбүр булачак. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Бу мәсьәләне Радий Хәбиов Төбәкләр белән идарә итү үзәгендә Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә күтәрде, ул район башлыклары проблеманы хәл итү буенча мөрәҗәгать итә башлаганнарын белдерде. Проблемалы зоналар буларак, Бөрҗән, Салавт, Баймак һ.б. районнар күрсәтелгән.

Башкортстан Башлыгы үз хакимияте җиәкчесе Максим Забелинга һәм авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахмановка бу эшкә кушылырга кушты. Яңгырдан зыян күргән районнарда яшәүчеләргә печән сатып алу өчен кирәкле сумма буенча ике атнада карар кабул ителәчәк, мондый ярдәм күрсәтүнең механизмы да билгеләнәчәк.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: