Барлык яңалыклар
Новости
9 август 2024, 15:00

Башкортстанда Бәләбәйдән Туймазыга юлны ремонтлыйлар

Бәләбәй– Туймазы – Бакалы юл участогында подрядчик “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты  чикләрендә ремонт программасын төгәлли.

Башкортстанда Бәләбәйдән Туймазыга юлны ремонтлыйлар
Башкортстанда Бәләбәйдән Туймазыга юлны ремонтлыйлар

 Әле юл кырыйлары тәртипкә китерелә, аннары түшәмәгә билгеләрне төшерәчәкләр. Бу трасса башындагы 7 чакрымлы участок ( 2 км – 9 км). Дәүләт контрактының бәясе 202,7 млн сум тәшкил итә.

Бу юл төбәк төп челтәргә керә, шуңа күрә аны норматив хәлдә тоту бик мөһим, дип билгеләде Башкортстанның Юл хуҗалыгы  идарәсе җитәкчесе Артем Шамхалов.

Быел Бәләбәй районында  3 км юл участогы һәм Туймазы районында ике участок ( бергә 5,6 км) , шулай ук 71 нче чакрымда күпер ремонтланачак.

Фото:УДХ РБ

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: