Барлык яңалыклар
Новости
9 август 2024, 11:00

Урак чоры җиңел булмаячак

7 августка урып-җыю эшләре районның барлык хуҗалыкларында да башланды

Урак  чоры җиңел булмаячак
Урак чоры җиңел булмаячак

 – Бөртекле уҗым культуралары 717 гектар мәйданда урып-җыелды. Барлыгы 2330 тонна ашлык сугылды. Уңыш гектарыннан 32 центнер тәшкил итә. Коеп яңгырлар яву сәбәпле уҗым культуралары, аеруча арыш, чәчүлекләре егылды, шуңа күрә быел урып-җыю эшләрен башкару җиңел булмаячак. Ашлык киптергечләре булган авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары ота, – дип аңлаттылар район хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәтендә.

Районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар барлыгы 27 435 гектар, шул исәптән, уҗым – 10 694, сабан культуралары 16 741 гектар мәйданны били.
Техник культуралар (көнбагыш, рапс, майлы җитен, майлы торма, шикәр чөгендере) 7290 гектар мәйданда  үстерелә. Бәрәңге – 24,5 гектар, яшелчәләр – 2,8 гектар.
Басуларда 46 ашлык җыю комбайны эшләячәк.

Аграрийлар алдында һәр аяз сәгатьтән файдаланып, үстерелгән бөтен уңышны югалтуларсыз  җыеп алу бурычы тора.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: