Үз вакытында Кыңгыр-Мәнәвез авыл биләмәсенә кергән Касыйм – зур авыл булган. Бүген биредә нибары 27 йорт бар, анда 110лап кеше яши. Ләкин җәй көннәрендә авыл җанлана, ә июль аеның бер көнендә читтә яшәүчеләрнең барысы да бирегә җыела.
Узган ел чарага Кыңгыр-Мәнәвез авылында байтак еллар уңышлы эшләп килүче Лилия Мусаева җитәкчелегендәге “Ак калфак” татар фольклор ансамблен дә чыгыш ясарга чакыралар. Бу чарадан Лилия Марсель кызы дәртләнеп кайта һәм быел ул әлеге чараны башкачарак форматта үткәрү идеясе белән яна башлый. Үзе дә, аның кул астындагы коллективы да күп көч сала, иң мөһиме – изге башлангычны тормышка ашыруда иганә ярдәме күрсәтүчеләр дә табыла. Шуңа быел әлеге җыен зур колач алган. Киләчәктә ул Касыйм авылының бренд чарасы буларак үткәреләчәк.
Чараның тантаналы өлеше урындагы паркта үткән. Анда Бишбүләк районы хакимияте башлыгы урынбасары Айрат Моратшин, Кыңгыр-Мәнәвез авыл биләмәсе башлыгы Марат Яхин, Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, әлеге оешманың Уфа, Туймазы, Салават шәһәрләре бүлекчәләре җитәкчеләре һәм актив әгъзалары катнашкан. Шулай ук, авылдашларын Санкт-Петербургта яшәүче эшкуар Рәфис Фазуллин, Уфа шәһәрендә яшәүче Альфред Әхмәтҗанов, Дагстан кунагы – 27 мәчете булган авылда яшәүче һәм йорт җиһазлары эшләү белән шөгыльләнүче Дәлгать Морадов һәм шушы авылдан чыккан мәртәбәле кунаклар сәламләгән.
Кыңгыр-Мәнәвез авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марат Яхин, авыл халкын һәм ерак араларны якын итеп килүче кунакларны сәламләп, касыймлыларга ата-бабалары истәлеген хөрмәт иткән, дини кануннарны үтәгән, туган нигезен, халкыбызның гореф-гадәтләрен онытмаган өчен рәхмәт белдергән.
Район хакимияте башлыгы урынбасары Айрат Моратшин әлеге чараның әһәмиятен билгеләгән. Ул халыкны берләштерүгә юнәлтелгән, бүгенге гади булмаган шартларда бу аеруча мөһим.
Изге бурыч – телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру юнәлешендә эшләүче “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Люция Вафина да Гаилә елы кысаларында оештырылган бу чараның туганлык җепләрен саклауда зур әһәмияткә ия булуын билгеләп, аны үткәрүгә өлеш кертүчеләргә чиксез рәхмәтләрен җиткереп, бүләкләрен тапшырган.
Арытаба чара Таулы елгасы янында дәвам иткән. Әйткәндәй, әлеге чишмә биләмәсен дә шушы авыл кешесе Заһит Абзалов төзекләндергән. Хәзер авылга кайтучылар монда килми китми. Ә бу көнне кунакларны җыр-моң, сый-нигъмәт тулы табыннар белән каршы алганнар. Җыелышу хөрмәтенә авылдашлар ике корбан чалган. Авылның уңганнары казаннар асып, тәмле ризыклар пешергән..
“Нигез ташына сукмак” – ул мәдәни чара гына түгел, тормышыбызның барлык якларын үз эченә алган, дини, тарихи, тәрбияви һәм әхлакый әһәмияткә ия булган зур вакыйга. Шул ук вакытта ул күптән очрашмаган якташларны, туганнарны бергә җыйган, авылдашларны якынайткан, илебез өчен катлаулы вакытта касыймлыларның бердәмлеккә, берләшүгә сәләтле булуын күрсәткән.
Бу бәйрәмнең җылысы бик озакка җитәр, ә киләсе елда әлеге җыен яңа мәчет ачылу тантанасы белән дә үрелер, дип ышанасы килә.
Зәйфә Салихова әзерләде.