Барлык яңалыклар
10
Новости
12 август 2024, 13:00

Читтән ярдәм көтмиләр

Күптән түгел Мәтәүбаш авыл советына караган Акбасар авылы үзенең 105 еллыгын бик матур итеп билгеләде. Аңа алдан авыл ир-егетләре бик әйбәт бүләк әзерләделәр  – авыл зиратын тулысынча тәртипкә китерделәр.

Читтән ярдәм көтмиләр
Читтән ярдәм көтмиләр

Алар  соңгы сыеныр урынның коймасын яңартканнар, кабер казырга генератор сатып алганнар, бура буратып, түбәсен профнастил белән ябып зират өе эшләгәннәр. Бәйрәм алдыннан өмә ясап, зират үләнен чапканнар. Бу эшләрдә кул көче белән дә, акчалата да  актив катнашкан  Габдрахманов Илдус, Исламов Әхлис, Таһиров Айдар, Садыйков Фәнис, Якупов Раил, Садыйков Рөстәм, Ризванов Инзарларга, аеруча бура бураткан Ризванов Винер Байтимер улына авыл халкы чиксез рәхмәтле.

 – Булдыра алганча, авыл халкы бу эшләрне башкаруга акчалата ярдәм күрсәтте, шактый акча җыелды. Барсына да рәхмәт. Ата-бабаларыбыз яткан,үзебез сыенасы мәңгелек йортны тәртиптә тоту – безнең изге бурычыбыз, –  ди авыл укытучысы Зәрә Вәлиева.

Зәйфә Салихова.

 

Читтән ярдәм көтмиләр
Читтән ярдәм көтмиләр
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: