Эшкуар Альмир Бадыйков үз акчасына рейска фура әзерләде. Медикаментларны, кием-салым, постель һәм гигиена кирәк-яракларын, балаларга уенчыкларны шул машинада илтәчәкләр.
Йөкнең бер өлеше – эчәр су. Битараф булмаган шәһәр һәм авыл кешеләре яңа азат ителгән территорияләрдә куллану өчен сәүдә нокталарыннан төрле шешәләргә салынган су сатып алдылар – анда чиста су бик кирәк. Бәләбәй аракы-ликер заводы хезмәткәрләре ерак юлга озатыр алдыннан тараны ышанычлы итеп төрделәр.
– Чираттан тыш йөк озатуны Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев игътибар үзәгендә тотты. Ул предприятиедә эчәр суны әзерләүне тикшереп торды, – ди гуманитар йөкне берничә тапкыр озатучы Марат Шафиков. Йөк төяп озатуда “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” ирекмәннәр хәрәкәте, шәһәр һәм районның ветераннар советы вәкилләре актив катнаштылар.
– Машина руле артында янә тәҗрибәле водитель Сергей Паньков булачак.
Егетләр аз сүзлеләр – юл озын һәм хәвефле, әмма барсы да уңышлы булыр дип өметләнә: җиңүгә ышаныч ныгый.
Анна Лапина.
Елена Петрова фотолары.