Барлык яңалыклар
Новости
13 август 2024, 17:00

. Башкортстанның Бүздәк районында 200 килолы бәлеш пешергәннәр

10 августта Башкортстанның Бүздәк районында «Бәлешфест-2024» традицион милли ашлар фестивале узды. Бәйрәмгә килүчеләргә республикабызда яшәүче халыкларның милли ризыкларыннан авыз итәргә, төрле эчлекләр белән бәлеш татып карарга мөмкинлек буды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

. Башкортстанның Бүздәк районында 200 килолы бәлеш пешергәннәр
. Башкортстанның Бүздәк районында 200 килолы бәлеш пешергәннәр

Чара өчен махсус эшләнгән мичтә пешкән бәлеш быел 200 кг авырлыкта булып, аны теләгән һәркем авыз итә алды.

Концерт мәйданчыгында фестивальнең барлык кунакларын үзләренең җырлары белән танылган артистлар һәм фольклор коллективлары сөендерде.

"Татар-информ" буенча.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: