Новости
14 Августа 2024, 05:00

“Акчарлак” ансамбле кызлары – беренчеләрдән булып

Бәләбәй шәһәренең Үзәк Мәдәният сарае каршындагы “Акчарлак” татар җыр ансамбле әгъзалары шәһәр ветераннар советының Курск өлкәсендә каза күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыю турындагы  чакыруын бердәм күтәреп алдылар.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Акчарлак” ансамбле кызлары – беренчеләрдән булып“Акчарлак” ансамбле кызлары – беренчеләрдән булып
“Акчарлак” ансамбле кызлары – беренчеләрдән булып

Алар ветераннар советының  гуманитар ярдәм җыю пунктына илткән посылкаларына  гигиена әйберләре – теш пасталары, берничә төрле шампунь һәм бальзамнар, дезодарант, кер юу порошоклары, төрлесеннән сабыннар, салфеткалар, азык-төлек пакетлары, туалет кәгазьләре һ.б.; шулай ук һәртөрле чәйләр, медикаментлар тутырганнар.

 – Булдыра алганча ярдәм итәрбез. Сугышлар бетеп, һәммәбезгә дә исән-имин яшәргә язсын, – ди “Акчарлак” коллективы җитәкчесе Рәзидә Ибатуллина.

Зәйфә Салихова.

Фотода: "Акчарлак" татар җыр ансамбле коллективы

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас