Новости
14 Августа 2024, 06:00

Заказчы ихтыяҗына юнәлеш тоталар

Торак – һәр кеше тормышында иң кирәк атрибут. Күпләр өчен сыйфатлы йортның булуы заманча көнкүреш бәхете дигән сүз. Кеше куллары төзегән торак беренче карашка гына гади шикелле тоела. Ул диварлар, түбә, бүлемнәр гына түгел. Йорт уңайлы һәм хәвефсез яшәү шартларын тәэмин итәргә тиешле катлаулы система.

Добавить в предпочтительные источники Google
Заказчы ихтыяҗына юнәлеш тоталарЗаказчы ихтыяҗына юнәлеш тоталар
Заказчы ихтыяҗына юнәлеш тоталар

Заманча стильдә

“БХ” журналистлары “Чайковка” микрорайонының Тугызынчы урамында булдылар, анда “Владис” җәмгыят бер катлы типовой 13 йорт төзи. Бишесе инде түбә астында Калганнары әле төзелә. Күзгә иң башта ташланганы – коттеджларның, Русиядә популяр проктлардан файдаланып, бертөрле архитектур стильдә эшләнгән матур фасадлары.

– Индивидуаль торак төзү буенча безнең бизнес-проект 2023 елның августында муниципалитет хакимиятендә “Эшкуарлык сәгате"ндә каралган иде. Район хакимияте башлыгы Азат Альверт улы Сәхәбиев Чайковка микроорайоны төзелешендә катнашу инициативабызны яклады. Узган ел октябрьдә без 76 дан алып 138 квадрт метр мәйданлы йортлар сала да башладык. Ярымчиста отделка белән тапшырылачак коттеджларның бәясе 5 миллион һәм аннан артыграк. Клиентлар башкарылган эшләрнең сыйфатыннан канәгать калсын өчен нормативларны төгәл үтәргә тырышабыз.

Безне төзелеш материаллары белән нигездә  урындагы “Керамика”, “Бәләбәй тимер-бетон”, “Галерея окон” җәмгыятьләре һәм башкалар тәэмин итә, – дип сөйләде төзелеш оешмасы директоры Андрей Котов.

Коттеджларга заказчыларның күбесе – балалы гаиләләргә 6 процентка кадәр льготалы кредитлау дәүләт программасында катнашучылар. Гаилә ипотекасын фатир яки йорт  салучыдан өй сатып алыуга, подрядчик җәлеп итеп йорт салуга тотынырга була.

“Владис” җәмгыяте клиентлары арасында күпфатирлы йортта фатираларын сатып, акчасын Чайковка микрорайонында коттедж сатып алуга керткән клиентлар да бар.

 – Русия Хөкүмәтенең балалы гаиләләр өчен торак сатып алуга льготалы кредитлау программасын 2030 елга кадәр озайтуына без шат. Элек ул 2024 елның 1 июленә тәмамлана дип фаразланган иде. Гаилә ипотекасын алу шартлары да үзгәрде. Хәзер 6 яшькә кадәр баласы булган, ике яки күбрәк балигъ булмаган балалы, инвалид бала тәрбияләгән  гаиләләр льготалы ставка буенча торак сатып алуга кредит ала ала. Программа буенча беренче иганә үзгәрешсез калды – торак бәясенең 20 проценты, – дип аңлатты Андрей Котов.

2025 елда “Владис” җәмгыяте Икенче, Дүртенче, Алтынчы һәм Сигезенче урамнарда клиентларның заказлары буенча 16 коттедж төзергә ниятли.

 Римма Солтанова.

Елена Петрова фотосы.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас