Элвин Грей рус эстрадасы артистлары Уфаның 450 еллыгы бәйрәмендә бушлай чыгыш ясасалар да була инде, дигән.
Шоу-бизнес буенча хезмәттәшләре, Уфаның туган көне хөрмәтенә искәрмә ясап, гонорарлардан баш тартырга тиеш, дип белдергән. Тамашачылар өчен концертлар хәйрия акциясе форматында узарга тиеш, дип уйлый ул.
Музыкант акчаны СВОга җибәрергә ниятләвен дә әйткән. «Мин гонорарымны СВО яугирләренә тапшырачакмын, һәм әгәр сезнең өчен Ватан буш сүз булып кына тормаса, безгә кушылып, егетләребезгә ярдәм итәргә тәкъдим итәм», — дигән Элвин Грей.
Билгеле булуынча, Уфаның юбилеен рәсми рәвештә бәйрәм итү 31 августка билгеләнгән. Оештыручылар башкалага Полина Гагарина, Олег Газманов, Юрий Антонов, Гарик Сукачёв киләчәк дип вәгъдә иткән иде, әле исә алардан баш тартканнар дигән хәбәр таралды.