Новости
15 Августа 2024, 12:00

Башкортстан егете кырыктан артык хезмәттәшен коткарган

Медицина пункты табибы, лейтенант Руслан Велибеков 40тан артык хезмәттәшен коткарган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстан егете кырыктан артык хезмәттәшен коткарганБашкортстан егете кырыктан артык хезмәттәшен коткарган
Башкортстан егете кырыктан артык хезмәттәшен коткарган

Оборона министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, яугир алгы сызыкта һәм тыл районнарында Русия солдатларына квалификацияле медицина ярдәме күрсәткән.

“Яшь офицер берничә тапкыр актив сугыш хәрәкәтләре районына беренче ярдәм күрсәтү һәм яралыларны эвакуацияләү өчен җибәрелә. Дошманның өзлексез утлары астында яу яланында хәрбиләргә тәүге ярдәм күрсәтә, шуннан соң аларны медицина учреждениеләренә озатуны оештыра”, – дип белдерделәр илнең Оборона министрлыгында.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас