Новости
15 Августа 2024, 06:00

Башкортстанга Курск өлкәсеннән балалар килде

Курск өлкәсе балалары Башкортстанга ял итәргә килде. Төбәк Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 12 августта Дүртөйле районындагы шифаханәгә һәм балалар савыктыру лагерена 34 бала һәм аларны озатучы 8 өлкән кеше урнаштырылган. Кунакларны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, медицина хезмәткәрләре, укытучылар каршы алды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанга Курск өлкәсеннән балалар килдеБашкортстанга Курск өлкәсеннән балалар килде
Башкортстанга Курск өлкәсеннән балалар килде

Исегезгә төшерәбез, оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий  Хәбиров, Башкортстан зыян күргән Курск өлкәсе халкын кабул итәргә әзер, дип белдерде.

“Курск өлкәседә нәрсә барганын күрәсез. Хәл авыр. Без Курск өлкәсе җитәкчелеге белән бәйләнешкә чыктык. Мин балаларны кабул итәргә әзер булуыбызны белдердем. Бу безнең мөһим бурыч. Аларга бик авыр. Зыян күргәннәргә ярдәм итәргә кирәк, – дип сызык өстенә алды Радий Хәбиров.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас