Новости
17 Августа 2024, 08:00

Атлар төрле була. Пальтолы да...

«Башкорт аты» III халыкара башкорт токымлы атлар фестивалендә халык игътибарын җәлеп иткән мәйданнар бик күп булган

Добавить в предпочтительные источники Google
Атлар төрле була. Пальтолы да...Атлар төрле була. Пальтолы да...
Атлар төрле була. Пальтолы да...

Шуларның берсе - оста Олег Андреев скульптуралары. Аның үзенчәлеге шунда: Олегның аты ... пальтодан! Сез дә урысның "конь в пальто"сын искә төшердегезме? Алтын куллы, фантазиягә бай Олег Андреев шушы сүзтезмәләрне тимердә "эшләп карарга" була. "Югыйсә, әйтүен әйтәбез дә ул, ә ничек була соң ул "конь в пальто", менә шуны металлда күрәсем килде" - ди ул. Кайчакта искиткеч матур, үзенчәлекле скульптуралар әнә шундый кызыксынудан, халык фольклорыннан да туа!
Бишбүләк остасы Олегның фестивальне ямьләгән тагы бер эше "Акбузат". Канатларын як-якка җәйгән тылсымлы ат янында фотога төшүчеләр бик күп. Ат дагасы гына түгел, ат үзе үк бәхет чыганагы икәненә ышана шул безнең халык.

 #Башкортаты  #Башкортаты_2024 #ФестивальБашкортаты_2024

Гөлнара Гыйлемханова,
"Кызыл тан"ның үз хәбәрчесе.

Зәйфә Салихова әзерләде

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас