Барлык яңалыклар
Новости
17 август 2024, 16:00

“Башкорт аты” фестивалендә “Ирәндек” туристик кластерын булдыру хакында сөйләштеләр

Баймак районында үткән “Башкорт  аты” фестивалендә бай эшлекле программа каралган. Мәйданчыкларның берсендә “Ирәндек” туристик кластерын булдыру турында сөйләштеләр.

“Башкорт аты” фестивалендә “Ирәндек” туристик кластерын булдыру хакында сөйләштеләр
“Башкорт аты” фестивалендә “Ирәндек” туристик кластерын булдыру хакында сөйләштеләр

Республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко белдерүенчә, кластер Баймак һәм Әбҗәлил районнарын берләштерергә тиеш. Аның төп максаты – ат туризмын үстерүгә булышлык итү.

 – Бүген һәм кичә фестивальдә зур эш алып барылды. Кичә без монда “Ирәндек” туристик кластерын ничек булдыру турында дүрт сәгатькә якын фикер алыштык, – дип сөйләде “Башинфором” агентлыгына республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко. – Туризм белән шөгыльләнгәннәрдән зур хуплау алдык. Халык теләкләрен, борчылуларын белдерде, нинди ярдәм кирәклеген әйтте. Бүген без  Талкас күлендә эшләячәкбез. Монда бәйрәм генә түгел! Бу чынында шушы якка, шушы җиргә, шушы җир проблемаларына, тоташ Урал аръягына зур игътибар бүленгән вакыйга.

Башкортстанның туристик биләмәләрен үстерү буенча проект офисы җитәкчесе Заһир Котлычурин проектның концепциясе хакында җентекле сөйләде.

“Иң мөһиме – анда атлар, матур Ирәндек сырты, шифалы кымыз бар. Болар ат туризмын үстерү өчен яхшы алшартлар. Башкорт аты чыдам, ул кышкы суыкларда тибендә үзенә азык эзләп йөрергә мөмкин. Биләмәдә бик күп заманча туристик үзәкләр барлыкка килергә тиеш. Туристик маршрутларны үстерүгә туризм өлкәсендә хөкүмәт грантларын алган эшкуарлар бар да инде, – дип билгеләде спикер.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: