Чарада 80 делегат катнашты. Көн тәртибендә - нәселле, продуктив һәм спорт атчылыгын үстерү, шулай ук профильле хуҗалыкларга һәм эшкуарларга ярдәм чараларын камилләштерү мәсьәләләре.
Республика Башлыгы үзенең чыгышында елкычылыкны үстерү перспективалары һәм бу өлкәдә дәүләт сәясәте бурычлары турында сөйләде.
– Ат үрчетү - Башкортстан икътисадының зур өлеше ул. Төбәктәге атлар саны – 130 мең баш. Шуңа күрә токымчылык эшен алып барабыз, ит терлекчелеген һәм кымызчылыкны үстерәбез. Шул ук вакытта ат белән бәйле бөтен нәрсә – башкорт халкы мәдәниятенең мөһим өлеше. Монда без традицион кәсепләрне саклауга һәм ат спортын үстерүгә зур игътибар бирәбез, - дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы эш юнәлешләре арасында шулай ук Уфаның «Акбузат» ипподромын үстерүне һәм атта йөрергә өйрәнү, ат спорты буенча фестивальләр һәм ярышлар уздыру өчен яңа мәйданчыклар булдыруны билгеләп үтте. Радий Хәбиров шулай ук республиканың ат үрчетү белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәге турында сөйләде. Ат караучылар ташламалы кредитлар, техника, атлар сатып алуга һәм бия сөтен сатуга, эшкәртүгә субсидияләр алырга мөмкин.
Дискуссия барышында хакимият органнары вәкилләре, үсеш институтлары һәм фәнни учреждениеләр экспертлары, елкычылык хуҗалыклары җитәкчеләре үз фикерләре белән уртаклаштылар.
Фото: glavarb.ru
Автор:Денис Таваев
Зәйфә Сал\ихова әзерләде