Новости
18 Августа 2024, 06:00

“Башкорт аты” фестивалендә катнашучы атны үлемнән коткарган

Бакалы районыннан Ирек Мәрдәнов “Башкорт аты” фестиваленә  аты Кургазак белән килеп, атлар – башкорт токымлы иң яхшы вәкилләр –  конкурсында катнашкан.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Башкорт аты” фестивалендә катнашучы атны үлемнән коткарган“Башкорт аты” фестивалендә катнашучы атны үлемнән коткарган
“Башкорт аты” фестивалендә катнашучы атны үлемнән коткарган

Бу атны  Ирек Мәрдәнов иткә дип сатып алган фермердан  алып, үлемнән коткарган.

 – Мин бу атны күрдем дә бик ошаттым. Хуҗасына алмаш тәкъдим иттем һәм Кургазакны үземә алдым! Ул бәхетле билетка юлыкты. Якшәмбе аны суярга тиешләр иде, ә җомга көнне мин аны үземә алдым, – дип сөйли Ирек Мәрдәнов.

Хәзер аның хуҗалыгында өч ат бар. Берсе генә башкорт  токымлы. Кургазак белән танышканнан соң хуҗа бары тик шундый токымлы атлар гына алырга уйлаган, чөнки ул бик тыныч, тыңлаучан, түземле һәм өйрәнүгә сәләтле булып чыккан.

 – 90 нчы еллар ахырында мин ат менеп йөрү белән шөгыльләндем. Аннары егерме елга спорт турында оныттым. Хәзер кабат кайтырга булдым. Кургазак белән ярышларда катнашам, – ди ул.

Ә атка билгеле чыганак хөрмәтенә шундый исем биргән. Кургазакның ике ян ягында да Тулпар канатларын хәтерләтүче гаҗәеп бизәкләр бар. Еш кына хуҗадан әллә үзегез төшердегеземе дип сорыйлар. Юк, бу могҗизаи үзенчәлек нәкъ башкорт токымлы атларда бар.

“Республика Башкортостан” газетасы сайтыннан Зәйфә Салихова әзерләде.

 


Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас