Барлык яңалыклар
Новости
19 август 2024, 11:00

16 августтан Стәрлетамакта “Купец 2.0” кунакчыллык феститвале узды.

Өч көн барган чагу, колачлы чарада Бәләбәй районыннан да вәкилләр катнашты.

16 августтан Стәрлетамакта “Купец 2.0” кунакчыллык феститвале узды.
16 августтан Стәрлетамакта “Купец 2.0” кунакчыллык феститвале узды.

 – Башкортстан осталарының зур ярминкәсенә без беренче тапкыр эләктек, алдан сайлап алу турын үттек һәм моңа бик шатландык. Без үз продукциябез белән горурланабыз, чөнки безнең дизайн тик югары бәя генә ала, ә сынап караулар яңа клиентлар табарга ярдәм итә. Матур костюмыбыз өчен әллә күпме комплиментлар ишеттек, аны безгә “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәге биреп торды. Бүген уңай хис-тойгылар, бик күп комплименлар алабыз. Көн яңгырлы булуга карамасатан, кешеләр килә, барсының дәа кәефе бәйрәмчә,  – дип сөйләде Ольга Николаева, Бәләбәйдән шикәрсез, консвервантларсыз каклар һәм фрипслар ясау остасы.

Безнең кәсепчеләрнең күргәзмәсе республикада иң матур чараларның берсенең кунаклары һәм хуҗаларында чын-чынлап кызыксыну тудырган.

“Мәдәниятләр балкышы” – оештыручылар  2024 елда фестиваль концепциясен шулай билгеләгәннәр. Стәрлетамакка Башкортстан һәм башка төбәкләрнең төрле шәһәрләре һәм районнарыннан гына түгел, чит илләрдән килүчеләр дә булган.

Римма Солтанова.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: