Новости
19 Августа 2024, 10:00

Яңа биш автомобиль кайтты

 Бәләбәй үзәк район дәваханәсендә сөенеч – район больницасы автопаркына яңа биш автомобиль кайты, алар “Сәламәтлекне саклау” милли проекты чикләрендә саулык саклауның беренчел звеносын яхшырту программасы буенча алынды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Яңа биш автомобиль кайттыЯңа биш автомобиль кайтты
Яңа биш автомобиль кайтты

LADA Granta автомобильләре базасында илдә җитештерелгән яңа машиналарның ачкычларын Бәләбәй үзәк район дәваханәсе баш врачы Рөстәм Ишмурзин алды.

Яңа автомобильләр беренче медицина ярдәме ала алуны яхшырту, белгечләрнең чыгу оперативлыгын күтәрү, шулай ук лабораториягә биоматериалны тизрәк китереп җиткерү, нәтиҗәдә, халыкка медицина ярдәмен күрсәтү дәрәҗәсен арттыру мөмкинлеген бирә

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас