0 °С
Ачык
Ашарга 1,5-2 сәгать кала аны җылы суга салып эчсәң, ул ашказаны согының кислоталылыгын киметә.
Салкын суга салып, 15-20 минут кала эчсәң, киресенчә ашказаны согының кислоталылыгын арттыра.
Күләменә килгәндә, бер чокыр суга бер чәй кашыгы тутырып бал саласың.
Ашказаны белән проблема булганда, югарыда әйткәнчә эчәргә кирәк.
Ашказаныгыз борчымаса, бүлмә температурасындагы суга салып эчәсе. Баллы суны даими эчкәндә, иммунитет ныгый, ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеге көйләнә, йөрәк-кан тамырлары системасына да файдалы.