Аның әйтүенчә, МХОда контракт буенча хезмәт итәргә теләгән ир-егетләрнең артуы Русия Президентының солдатларга 400 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү турындагы указга кул куюы белән бәйле.
– Хәзер безнең мобилизацияләнгән хәрбиләр арасында контракт төзүчеләр күбәйде. Мин әле Донецк һәм Запорожье юнәлешләреннән килдем, подразделениеләр һәм хәрби формированиеләр командирлары әйтүенчә, килешү төзегәннәрнең проценты зур инде”, – диде Алик Камалетдинов БСТ телеканалына интервьюсында.
Моннан алда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның кушуы буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме арттырылды. Шулай итеп, федераль түләүләрне исәпкә алып, Башкортстан хәрбиләре барлыгы 1 млн 205 мең сум акча алырга мөмкин.
Барлык сорауларны122 яки (347) 218-19-19, (347) 248-29-31(сайлап алу пункты) телефон саннары буенча бирергә мөмкин.