Барлык яңалыклар
Новости
21 август 2024, 11:00

Радий Хәбиров урта махсус уку йортларына эшче һөнәрләргә кабул итүне арттырырга кушты

Дүшәмбе хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров урта махсус уку йортларына эшче һөнәрләр буенча студентларны кабул итүне арттырырга кушты.

Радий Хәбиров урта махсус уку йортларына эшче һөнәрләргә кабул итүне арттырырга кушты
Радий Хәбиров урта махсус уку йортларына эшче һөнәрләргә кабул итүне арттырырга кушты

“Шуңа игътибарны юнәлтәсем килә: укытучыларның август киңәшмәсендә урта махсус уку йортларына эшче һөнәрләргә кабул итүне арттырырга дип сөйләштек. Моны яхшы итеп башкарырга кирәк”, – дип билгеләде ул Башкортстан премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаевка һәм республиканың мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдинга мөрәҗәгать итеп.

Укытучылар киңәшмәсендә чыгыш ясаганда Радий Хәбиров республиканың күп кенә производстволарда кадрларга кытлык кичерелүен әйткән иде.

“Безнең Уфа моторлар эшләү производство берекмәсендә 2 меңгә якын белгечне эшкә алырга әзерләр. Аларны колледжларыбыз әзерләргә тиеш. Нефтекама, Бәләбәй һәм Туймазы шәһәрләрендәге машиналар эшләү заводларында да өстәмә эшчеләр кирәк, – диде республика җитәкчесе. – Без колледжларда профильле һөнәрләргә кабул итү планын 580 кешегә арттырдык. Ләкин бүгенге санны 2-3 меңгә җиткерү зарур. Шушы мөһим мәсьәләне хәл итүгә иҗади карарга кирәк”.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: