Барлык яңалыклар
Новости
21 август 2024, 15:00

Сәламәт яшәү – шәп!

Приют поселогының 2 нче санлы Балалар сәнгать мәктәбенең җәйге уеннар мәйданчыгында “Сәламәт яшәү – шәп!” чарасы узды. Командаларда катнашучылар зирәклекләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр.

Сәламәт яшәү – шәп!
Сәламәт яшәү – шәп!

Балалар сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеге, шәхси гигиенаны үтәүнең, чыныгуның һәм спорт белән шөгыльләнүнең файдасы, авырмас өчен үз иммунитетыңны күтәрү кирәклеге  турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр.

Балаларга “Дару үләннәре” темасына викторина бик ошады. Алар бинт бәйләргә, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр. Уен гимнастикасы һәм спорт ярышлары күңелле үтте.

Рәмзилә Камеристова әзерләде.

 Фотолар сәнгать мәктәбеннән.

Сәламәт яшәү – шәп!
Сәламәт яшәү – шәп!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: