Барлык яңалыклар
Новости
22 август 2024, 11:00

Ярдәм вакытында киләчәк!

Бүген таң атканда Бәләбәйдән Курск өлкәсендә каза күрүчеләр өчен кирәкле щйберләр төялгән КамАЗ юлга кузгалды.

Ярдәм вакытында киләчәк!
Ярдәм вакытында киләчәк!

Район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев беренче булып курскилыларга һәм өлкәдә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыярга тәкъдим итте. Бәләбәй районы ирекмәннәре башлангычны күтәреп алдылар: алар Бәләбәй районы яшәүчеләре җыю пунктына китергән бар нәрсәне ышанычлы итеп тутырдылар.

Авыллар да, шәһәр дә читтә калмады! Посылкалар оешмалардан да, аерым кешеләрдән дә килде. Әйберләр белән бергә эчәр су да озаттылар.

– Мин Курскида ирекмәннәр штабы начальнигы белән бәйләнешкә чыктым, – ди ветераннар советы рәисе Александр Буйлов. – Мәктәп кирәк-яраклары, постель әйберләре һәм юрганнар, өлкәннәр һәм балалар өчен яңа өс һәм аяк киемнәре сорадылар.

Эшкә дәррәү тотынып, ирекмәннәр зур автофургонны тутырдылар.Төягәндә Бәләбәй районы хакимятие җитәкчесе һәм вәкилләре булдылар.

Машинаны Рәшит Белялов алып бара. Халык фронтының урындагы бүлеге лидеры Мурад Шафиков йөкне озата бара.

Анна Лапина.

Елена Петрова фотолары.

 

 

Ярдәм вакытында киләчәк!
Ярдәм вакытында киләчәк!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: