+4 °С
Болытлы
2024 елның 11 июленнән 20 августына кадәрге чор гадәттән тыш дип танылды.
Авыл хуҗалыгы министрлыгына, муниципалитетлар белән бергәләп, туфракның артык дымлану нәтиҗәләрен йомшарту буенча чаралар планын тормышка ашыру йөкләнде.
Районнар һәм шәһәр хакимиятләренә крестьян (фермер) хуҗалыклары җитәкчеләре белән берлектә авыл хуҗалыгы культураларының һәлак булуыннан килгән зыянны һәм гадәттән тыш хәл кертелү вакытына кадәр тотылган чыгымнарны нигезләүче документларны 5 сентябрьгә кадәр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына җибәрергә кирәк.