Барлык яңалыклар
Новости
23 август 2024, 13:00

“Ярлыкау” спектакле Грозныйда күрсәтеләчәк

Мостай Кәрим повесте буенча сәхнәләштерелгән спектакль Грозныйдагы фестивальдә күрсәтелә

“Ярлыкау” спектакле Грозныйда күрсәтеләчәк
“Ярлыкау” спектакле Грозныйда күрсәтеләчәк

Башкорт әдәбияты классигы Мостай Кәримнең шул исемдәге повесте буенча сәхнәләштерелгән «Ярлыкау» спектакле 8-14 сентябрьдә Грозныйда (Чечня Республикасы) узачак «Федерация» V Бөтенроссия милли театрлар фестивале программасына кертелде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Салават дәүләт башкорт драма театры үз спектаклен фестиваль ябылган көнне, 14 сентябрьдә М.Ю.Лермонтов исемендәге Дәүләт рус драма театры сәхнәсендә тамашачыларга тәкъдим итәчәк. Театр «Федерация» Бөтенроссия милли театрлар фестивалендә икенче тапкыр катнаша.

Фестиваль барышында Хакасия, Саха (Якутия) Республикасы, Адыгея, Марий Эл, Дагыстан, Башкортстан, Татарстан, Чечня Республикасы, Оренбург, шулай ук Көньяк Осетия театрларының 13 спектакле күрсәтеләчәк.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: