Новости
26 Августа 2024, 10:00

Айнык һәм матур яшәргә

Район хакимияте 2024-2025 елларда “Айнык авыл” республика конкурсының муниципаль этабын уздыру турында карар кабул итте. Аны үтәүгә контроль МР хакиимияте башлыгы – социаль үсеш идарәсе начальнигы Александр Смородинга йөкләтелде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Айнык һәм  матур яшәргәАйнык һәм  матур яшәргә
Айнык һәм матур яшәргә

Авыл биләмәләрендә Бөтенрусия һәм Бөтендөнья айныклык көненә багышланган чаралар, шулай ук айнык яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән мәгълүмат- агарту, спорт һәм мәдәни-ял чаралары, мобиль саулык үзәкләренең урыннарга чыгуы, халыкның финанс грамоталылыгы буенча семинарлар, билгеле якташлар белән очрашулар, гаилә кыйммәтләре фестивальләре һ.б. оештырылачак.

Быелның ноябрь ахырында авыл биләмәләре – “Айнык авыл” республика конкурсының муниципаль этабында катнашучыларның конкурс материаллары презентациясе булачак, ул БР Башлыгы грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Римма Солтанова әзерләде.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас