“Башинформ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, республика исеменнән Паралимпиадада йөзүчеләр Богдан Мозговой, Аделина Разетдинова (тренер Сергей Трухачёв) һәм Андрей Николаев (тренер Фәнил Киреев), җиңел атлетлар Антон Кулятин, Анна Кулинич-Сорокина, Елена Паутова (Андрей Сафронов — лидер, тренер Пётр Буйлов), теннисчы Елена Прокофьева (тренер Ольга Байракова) чыгыш ясыйлар.
Франциянең башкаласында дөнья дәрәҗәсендәге спорт ярышлары 29 августта башлана һәм 8 сентябрьгә кадәр бара.
Фото:Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибовның телеграм-каналы