Барлык яңалыклар
Новости
26 август 2024, 11:00

Уртага салып сөйләштеләр

Биш ел элек БР Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән беренче “Управдом” республика форумы узды. Ул бик мөһим һәм яхшы традициягә башлангыч  – яшәүчеләр белән бергә торак-коммуналь өлкәдәге проблемаларны, яшәү пунктларын төзекләндерү мәсьәләләрен уртага салып сөйләшүгә, хәл итү юлларын бергә табуга, киләчәккә планнар билгеләүгә әйбәт башлангыч булды

Уртага салып сөйләштеләр
Уртага салып сөйләштеләр

“Урал- Батыр” милли-мәдәни үзәгендә быел өченче   “Управдом” муниципаль форумы узды.

Бәләбәйлеләр  докладчыларның чыгышларыннан күп файдалы нәрсәләр белделәр. Күпфатирлы йортлар советлары активистлары, җәмәгатьчеләр район һәм шәһәр биләмәсе  хакимиятләре,  ресруслар белән тәэмин итү оешмалары җитәкчеләренә һәм белгечләренә аларны кызыксындырган сорауларны бирделәр, фикер алыштылар

Уртага салып сөйләштеләр
Уртага салып сөйләштеләр
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: