Новости
27 Августа 2024, 06:00

Яңа резидент барлыкка килде

Русия Икътисад үсеше министрлыгы “КирпичХолдинг” җәмгыятен “Бәләбәй” елдам үсеш биләмәсе резидентлары реестрына кертте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Яңа резидент барлыкка килдеЯңа резидент барлыкка килде
Яңа резидент барлыкка килде

Компания торак һәм торак булмаган биналар төзүгә 750 миллион сум тирәсе инвестицияләүне планлаштыра, дип хәбәр ителә БР Икътисад үсеше министрлыгы сайтында.

2024-2028 елларда тормышка ашыруга исәпләнгән инвестиция проекты 2024 елның язында Бәләбәй районы хакимиятендә “эшкуарлык сәгатендә” каралган иде.

“КирпичХолдинг” җәмгыяте елына 10 мең кв. метр тирәсе проект куәтенә 2025 елда чыгарга ниятли.  Башкортстанда керамик кирпеч җитештерүче  иң эре компанияләр төркеменә керүче резидентның проектны тормышка ашырырдай   матди-техник базасы бар. Бүген “КирпичХолдинг” компаниясе карамагында Туймазы шәһәрендәге, Бакалы һәм Чакмагыш авылларындагы заводлар.

Римма Солтанова әзерләде.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас